- Исполнитель: Фирдүс Тямаев
- Перевод песни
- Песня: Озелеп Яратам
Мин бит сине, мин бит сине, озак эзләдем
Чиксез офыклардан көттем, алмый күзләрем
Мин бит сине, мин бит сине көттем күптәннән
Юлдашым булырсың дидем тормыш көткәндә
[2x:]
Мин бит сине мин бит сине
Өзелеп яратам
Исемеңне күңелемнән
Көндә яңгыратам
Истән чыкмый - ул сукмаклар, икәү атлаган
Бәхетле буладыр җирдә - сөю саклаган
Безнең барыр юлыбызны, бәхет капласын
Гашыйк ярлар безнең кебек, парлы атласын
[2x:]
Мин бит сине мин бит сине
Өзелеп яратам
Исемеңне күңелемнән
Көндә яңгыратам
Парлы яши алсаң җирдә, күңел канәгать
Тормышларны нурлы итә, сөю-сәгадәт
Иң көчле хис бу җиһанда, ихлас мәхәббәт
Ярата белгәннәр өчен, бу тормыш - рәхәт
[4x:]
Мин бит сине мин бит сине
Өзелеп яратам
Исемеңне күңелемнән
Көндә яңгыратам
Перевод песни:
Люблю всем сердцем
Я же тебя, я же тебя очень долго искал,
Ждал, не отводя глаз с бескрайнего небосклона.
Я же тебя, я же тебя ждал уже давно,
Сказал, что будешь моей спутницей в этой жизни.
[2x:]
Я же тебя, я же тебя
Люблю всем сердцем......
[открыть перевод]
- Искать песни Фирдүс Тямаев
Искать песню "Озелеп Яратам"
К списку исполнителей
На главную
© s.sasisa.me